ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
13 көн калды
27 Сентябрь 2019
13:00 - 14:30
6 көн калды
Айдар Метшинның "Яшь профессионаллар" чемпионатында катнашачак Түбән Кама егет-кызлары белән очрашуы узды
Җәмгыять
  • 17 Май 2019 - 15:35
  • Караулар: 112
 "Эшче һөнәр ияләре – безнең җәмгыятебезнең таянычы", - дип мөрәҗәгать итте Айдар Метшин  "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia)  VII милли чемпионаты финалында катнашучыларга. 

Түбән Кама муниципаль районы башлыгының   бүген хакимият йортында  конкурс финалистлары  белән очрашуы үтте. Анда сәнәгать предприятиеләре вәкилләре, педагоглар, финалистларның остазлары  да катнашты. "Хезмәткә дөрес мөнәсәбәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Шул рәвешчә сез үткән буыннар тарафыннан салынган күркәм традицияләрне дәвам итәсез", - диде Айдар Метшин.



“Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) VII милли чемпионаты финалы Казанда 2019 елның 20  маеннан 24 енә кадәр узачак. Чемпионатның ачылыш һәм ябылу тантаналары 20 май һәм 24  май көннәрендә “Татнефть Арена” боз сараенда узачак, 21майдан 23 енә кадәр – ярыш көннәре. Һөнәри осталык чемпионаты һөнәри осталык буенча “WorldSkills ” стандартлары нигезендәге 45 нче дөнья чемпионаты узачак мәйданда - “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә уздырыла.


Чарада Россиянең 85 төбәгеннән 1 519 яшь профессионал катнашачак. Аларның эшләренә 1 113 эксперт бәя бирәчәк. Чемпионатта Татарстанны 258 кешедән торган җыелма команда  тәкъдим итәчәк. Командага Татарстанның 15 районыннан иң яхшы вәкилләр,  шул исәптән  Түбән Кама районыннан  12 кеше керде.

Финалистлар әзерлек һәм сайлап алу буенча катлаулы юл узды. 2018 елның 14 ноябреннән 7 декабренә кадәр алар «Яшь профессионаллар " төбәк чемпионатында катнашты.


"Бүген без эшче һөнәрләргә ихтыяҗ зур булуын күрәбез, - дип ассызыклады Айдар Метшин.- Бу Түбән Кама өчен мөһим, чөнки биредә  яңа югары технологияле производстволар төзелә". 



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*